«Яңа китаплар» күргәзмәсе (16+)

Яңа китаплар – ул укучылар өчен һәрчак шатлыклы вакыйга. Яңа китапны кулга алу, аның битләрен беренче ачучы булу гына да никадәр рәхәтлек бирә. Бу хис-кичерешләр китап сөючеләргә бик таныш. 1 апрель көнне 1 нче санлы китапханәгә килүчеләр үзләре өчен яңа әсәрләр, яңа китаплар ача алды. «Новые книги. Яңа китаплар» күргәзмәсе ярдәмендә үзеңнең күңелеңә хуш килгән китапны сайлап алырга мөмкин булды. Күргәзмәдә фантастика, детектив жанрдагы әдәбият һәм шулай ук мәхәббәт-фантастика романнары тәкъдим ителгән иде. Һәркем яңа әдәбият белән таныша һәм ошаганын өенә ала алды.

 

Поделиться: